"Безнең өчен табышмак - Космонавт өчен - туган як"
10 апрелҗ көнне яшүсмерләр өчен "Безнең өчен-табышмак - Космонавт өчен - туган як" дип исемләнгән кызыклы тематик кичә узды. Шушы кичәдә кызлар галәм киңлеген үз куллары белән рәсемнәр ясап сүрәтләргә тырыштылар. Кызлар-егетләр "Галәм пионерлары"(космоска беренчеләрдән юл салган очучылар) турында белешмә тупладылар. Үзләрен кызыклы викторина уенында сынадылар.