"Язлар безгә Тукай белән килә"
26 нчы апрель көнне Шаршады авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз өчен "Язлар безгә Тукай белән килә" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Нәни дусларыбыз бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, иҗаты белән якыннан таныштылар.