Шаршадинская сельская библиотека - филиал № 34

Буктрейлер "Карт шомырт хатирәсе"

Шаршады авыл китапханәчесе тарафыннан   Равилә Шәйдуллина-Муратның  "Карт шомыр хатирәсе" китабына буктрейлер ясалды.

"Бер энәсен тартып алдым

Ай нурының.

Бер сапламын өзеп алдым

Тоҗымнарның.

Яулык чиктем сөйгәнемә

Көмеш нурдан.

Югалды шул кулъяулыгым

Кем урлаган?

Чәчүргечем төшеп калды

Толымнардан.

Шуны эзләп йөрим болыннардан.

Кулъяулыгым, ефәк тасмам

Кем урлаган?

Гомер узмас кебек иде

Су юлыдай."