"Уңган хуҗабикәләр, яши безнең авылда!"
ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан Шаршады авылы китапханәсендә авылыбызның уңган хуҗабикәләренең кул эшләреннән, мич ашларыннан, бакчаларында үстергән чәчәкләреннән торган фотолардан видео слайд-шоу ясалды.Авылыбызда уңган хуҗабикәләр бик күп. Алар: Раимова Мәүлидә ханым, Разутдинова Рәсимә ханым, Хәсәнова Ризидә ханым, Әхмәтшина Гөлфия ханым. Телеңне йотарлык мич ашлары пешерергә дә, матур, аллы-гөлле чәчәкләр үстерергә дә, бәйләү-тегү эшләре башкарырга да бик оста алар. Шушындый хуҗабикәләр турында- "Алтын куллы хуҗабикәләр!"- дип әйтәсе килә.