Шаршадинская сельская библиотека - филиал № 34

"Тыл ветераны- Ганиева Өммениса Шәйхелислам кызының сугыш чоры истәлекләре"

Сугыш... Ишетүгә үк җанны өшетүче, йөрәкне калтыратучы бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдырган.Төзелмәгән гаиләләр,тумаган балалар, кайтмаган ирләр, тол калган хатыннар,ятим калган балалар язмышы- шушы бер сүзгә сыйган. Авылыбызның зур ихтирамга лаек тыл ветераны Ганиева Өммениса Шәйхелислам кызы хәтер дәфтәрен актарып , үткәннәрен исенә төшерә-төшерә, ашыкмыйча гына сөйләде ул.Тавышы калтыранып китә, тонык күзләреннән тәгәрәгән яшь бөртеге , буразна булып сызылган тирән җыерчыклар эченә кереп югала. Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып, төшләренә кереп җәфалаган сугыш еллары турында сөйләү.Шуңа да карамастан бүгенге тыныч, алмагачлар шаулап чәчәк аткан Бөек Җиңүнең 75 нче язына ул сөенә-сөенә, яшьлектәге моңнарын суза-суза керә.