Шаршадинская сельская библиотека - филиал № 34

"Даман утравында тынычлык"

Шаршады авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан батыр авылдашыбыз пограничник Әнвәр Зәйнетдиновның истәлегенә "Даман утравында тынычлык" дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды.Бәйрәм солдатка озату күренеше белән башланып китте.Әнвәр Зәйнетдиновның кыска гына, әмма бик тирән эчтәлекле язмышы турында видеоролик күрсәтелде.Әнвәр Зәйнетдинов турында истәлекләр сөйләнде.Аның рухына багышлап җырлар җырланды.Искә алу кичәсенә аның бертуган сеңелләре дә килгән иде.Алар абыйларының истәлекләре белән уртаклаштылар.Әнвәр Зәйнетдиновның обелискына чәчәкләр куелды.