Шаршадинская сельская библиотека - филиал № 34

"Милли ризыкларыбыз-табын түрендә"

Безнең татар мәдәниятен күп милләт халкы күзәтә, аның белән кызыксына. Ни дисәң дә, зәвыклы милли киемнәр, моңлы җырлар белән безнең горурланырлыгыбыз бар. Алар- безнең мәңгелек ядкаребез.Шулар арасында татар халкының милли ашлары да үзенә бер мөһим урын алып тора. Аларны әзерләү осталыгы бик күптәннән килә.Әмма бүгенге көндә бар нәрсә техника, электроника белән бәйле булган заманда, без бу хакта, ни кызганыч, сирәк уйланабыз.Шаршады авыл китапханәсендә шушы уңайдан "Милли ризыкларыбыз-табын түрендә"- дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Кичәдә уңган хуҗабикәләр тарафыннан төрледән-төрле сый-нигъмәт: кош теле, вак бәлеш, өчпочмак һәм башкалар әзерләнде.Бу чарага хуҗабикәләр бик җаваплы карадылар.Камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар. Күркәм, мул табыныбызга үз бәясен авылыбызның йөзек кашы булган Ак әби үз фикерен түбәндәге сүзләр белән җиткерде: "Татар халкының киләчәге бик матур. Рәхмәт сезгә, кызлар!".