Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Китап синең мәңгелек дустың

Китап синен мәңгелек дустың.

Китап киңәшче, ярдәмче, белем чыганагы, китап синең иң якын дустың. Татар Макылы авыл китапханәсендә  өлкән сыйныф укучылары өчен нәкъ  шул исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдәге китаплар бүгенге көнне чиратка басып укый торган, эчтәлеге белән күпләргә ошаган китаплар куелды. Бу язучы Фәнис Яруллинның, Гөлчәчәк Галиеваның, Гөлсинә Галимуллинаның, Илсөяр Иксанованың, Фоат Садриевның, Факил Сафиннын, Нәбирә Гыйматдинованың, Зифа Кадырованың һәм эле әдәбиятка яңа аяк баскан яшь язучыларның чәчмә әсәрләре  иде. Китапханәче Мәдинә Вагизовна һәр китапка тукталып, авторның нинди теманы күтәреп чыкканын аңлатырга тырышты. Мәктәптә укулар рус телендә бару сәбәпле татар китаплары яшүсмерләр арасында бик актуаль түгел, мәктәпне бетерүчеләр арасында Зифа Кадырованың әсәрләре еш укыла, шуны әйтергә кирәк аларны даими рәвештә  кат-кат укыйлар.

Аннан Нәбирә Гыйматдинова иҗатына тукталып аның китапларына күзәтү булды. 20 нче  октябрь дә язучы үзенең 60 яшен тутырды. Талантлы, тирән фикерле, халык язучысы - 22 китап авторы. Әсәрләрендә серлелек, табигыйлык ярылып ята. Анда сихерчелек, үз  эченә әллә никадәр сер яшергән көндәлек тормыш сүрәтләнә, шуңа укыган саен укыйсы килә. Укучыларга аның әсәрләренең язылу тарихы, әсәрләрнең исемнәрендәге серлелек үзенә дәшеп тора. Ул оста язучы, талантлы  журналист, Идел журналында күп еллар хезмәт итә.

  Китапханәче яшүсмерләргә китап укырга, китаптагы геройларның яхшы сыйфатларын үзеңдә булдырырга, начар сыйфатлардан сакланып яшәргә чакырды. Аерым тукталып, күп китап укучыларның фикерләрен җиткерде, ялгызлыктан, ялгыш юлдан китап коткара, буш вакытта сердәш тә ул, кирәк чакта иптәш тә ул. Һәр кешенең яраткан китабы, авторы бар. Мисал өчен 80 яше узган кешеләрнең дә китап һәм журналларны үз итүен сөйләде ул үз чыгышында. Соңыннан, китаптан  аерылмаска, дус булырга өндәде өлкән апалары.