Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Янәшәдә ветеран яши

 Татар һәм Рус Макылы авыл китапханәчеләре , авыл идарәсе һәм клуб хезмәткәрләре белән бергә  республика күләмендәге  оештырылган, “Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ШӘФКАТЬЛЕ ТАТАРСТАН  акциясе кысаларында “Янәшәдә ветеран яши” исеме астында чарада катнаштылар. Алар сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләренең өйләрендә булдылар. Хәлләрен белеп, өлкәннәр көне белән котлап, газета-журналларны алыштырып, үзләрен борчыган проблемалар белән кызыксындылар, нинди ярдәм кирәген белделәр. Олы буын кешеләре кунакларның килүенә канәгать булып калдылар. Шигырь юлларындагы төсле,  бар кеше изгелек кылса яктырыр иде дөнья диясе килде, чөнки һәр йортка кунаклар белән шатлык керде, хуҗаларның кәефләре күтәрелде.