Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Җиңү мае- данлы бәйрәм ае"

 Җиңү көнен бөтен илебез халкы бәйрәм итә. Макыл авылы җирлегендә быел 72 нче Җиңү язын гадәттәгечә күтәренке күңел белән көтеп алып, олы бәйрәм итеп уздырдылар.

Авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераннары Махнин Александр Иванович, Лабутов Николай Михайлович, Кузнецов Николай Кузьмич, авыл халкы, мәктәп балалары, кайткан кунаклар үзләренең сугыш кырларында немец фашистларына каршы көрәштә катнашкан туганнарының фоторәсемнәре белән митингка килделәр.

 Митингта катнашучыларны авыл җирлеге рәисе Матвеева Алина Илшатовна ,  Югары Ослан район башлыгының урынбасары  Осянин Сергей Викторович,  авыл ветераннар Советы рәисе Федорова Галина Герасимовна, ветеран Лабутов Николай Михайлович кайнар котлады, киләчәктә тыныч бай тормышта яшәр өчен армый – талмый эшләргә, тынычлыкны сакларга өндәде.  Минингта Макыл урта мәктәбе колективы зур концерт программасы белән килгән кунакларны сугыш мизгелләре белән таныштырды, бүгенге матур тыныч тормышның күпме кеше гомере бәрабәренә яуланып алганын күрсәтте. “Үлемсез полк” акциясенә кушылып һәр кеше солдат туганының фоторәсеме белэн  бәйрәм итте.

Митинг беткәч кунакларны  Маннапова Рузинә, Мөхетдиндинова Гөлнара, Цветкова Светлана “Кыр ашханәсе” ндә тәмле ботка һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

Аннан мәдәният йортында  китапханәчеләр Хисамова М.В. һәм Першина Н.А. килгән кунакларга бүгенге бәйрәм көне өчен атап төзелгән “Хэтердэ жуелмас исемнэр”, сугышта катнашкан авылдашларның фоторәсемнәренә нигезләнгән электрон мәгълүмат  тәкъдим иттеләр. “Үлемсез полк”ак*иясе кысаларында шул  исемдәге  күргәзмә мәдәният йорты фойесына оештырылды. Авылдашлар үзләренең бабаларын, аталарын, туганнарын  карап куандылар.  Күбесенең фоторәсемнәре булмау сәбәпле күргәзмәгә куелмаган иде. Киләчәктә бу эш китапханәчеләр тарафыннан тагы дәвам ителер дип ышанып калабыз.

Соңынан  ветераннар , тыл хезмәткәрләре табын янында истәлекләре белән уртаклаштылар, туганнарын искә алдылар. Сәет авылы сугыш ветераны Кузнецов Николай Кузьмич – милиция полковнигы китапханәгә үзенең истәлек дәфтәрен бүләк итте.

Тыныч булсын  дөньялар, имин булсын җир шары дигән теләктә булды бар халык.