Кзыл-Яланская сельская библиотека - филиал № 23

"Иннэремдэ-ак жилкэн"

7 нче январь конне Кызыл Ялан авыл китапханэсендэ "Иннэремдэ-ак жилкэн" исемле жирле язучы, якташыбыз Минзифа Эхмэтшинанын ижат кичэсе булып узды. Ор яна шул исемдэге китап тэкьдим ителде. Шул китаптан куп кенэ шигырьлэр укылды. Гади эчтэлекле, анлаешлы, халык чан итеп язылган шигырьлэр китап укучыларга бик ошады. Узенен туган авылында багышлап язган "Сарсазым" исемле яна жырын башкарды, сузлэрен дэ, кое дэ узенеке. Кичэгэ "Энжелэр" эдэби берлэшмэсе житэкчесе Розалия Шэйхетдинова да килгэн иде, ул да узенен яна китабыннан шигырьлэрен тэкьдим итте. Кичэне бик эчтэлекле итеп алып баручы Узэк китапханэ хезмэткэре Зохрэ Жаббаровага зур рэхмэт эйтэсе килэ. Тамашачыларга кичэ бик ошады, рухи азык алып, ял итеп, рэхэтлэнеп аралашып, килгэн кунакларга зур рэхмэтлэр эйтеп, ижади унышлар телэп, канэгать булып таралыштылар. Ерак юлларны якын итеп безнен белэн очрашуга кайткан очен Минзифа апага олы рэхмэтебезне житкерэбез.