Исляйкинская сельская библиотека - филиал № 13

"Әбиемнең сандыгы!"

Исләй авыл китапханәчесе авыл  клубы методисты белән берлектә "Әбиемнең сандыгы!" дип аталган күргәзмә оештырды. Элек - электән Исләй авылы халкы үзенең уңганлыгы белән дан тоткан  Бу күргәзмә татар халкының онытыла барган гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту,сәнгатьле сөйләм телен үстерү,татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Беркөн әби дәшеп мине,
Ачты серле сандыгын.
Белсәгезче икән, дуслар,
Анда ниләр барлыгын?!
Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме?Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны. Карагыз әле нинди матур сөлгеләр?

Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән. Бизәкле сөлгеләр сугуны кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә диярлек бу һөнәрнең җайланма - корылмалары булган. Кагыйдә буларак тастымал тукымалары я җитеннән, я киндердән, я мамык җепләреннән тукылган. Туйда кайнанага бирелә торган иң зур бүләк тә - сөлге. Киявенең якыннарына да кәләш сөлге бүләк иткән. Аннары ул сөлгеләр белән килен булып төшкән өйнең тәрәзә кашагаларын бизәгән.
Татар хатын –кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр чигелгән

Ә менә бу күлмәк, бала итәкле  - татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.

Әби ничек матур итеп

Киенгән яшь чагында

-Бу бит минем туй күлмәге,

  Бабаеңа чыкканда.

Нинди матур читекләр! Карагыз әле, карагыз.

 Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Бизәк төшкән итекләрне читекләр дип йөрткәннәр. Аларны татар кызлары бәйрәмнәрдә кигәннәр.  

Әмма аларны эшләү бик зур зәвык, бик олы тырышлык, осталык һәм түземлелек таләп иткән.

Чиккән сөлге, читекләр,
Түбәтәйләр, калфаклар;
Беләзекләр, йөзекләр.
Суккан палас, чулпылар.
Бик кадерләп һәм пөхтәләп,
Әбием аларны җыйган.
Киләчәк буынга мирас
Серле сандыкка сыйган.

Чиккән сөлге – әниләр төсе,
Сагынганда искә алырлар.
Янып торган яз бизәге чиктем,
Гомер үтәр, гөлләр калырлар.

Күз нурларым салып сөлге чигәм.
Бизәкләре шуңа чын кебек.
Бик яратып, сөеп чиксәң генә,
Чәчәкләргә була җан өреп.