Исляйкинская сельская библиотека - филиал № 13

Туган тел елы

Исләй авыл китапханәсендә туган тел hәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.

И туган тел, и матур тел,

әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә дә туган телне ярату ватанга тугрылыкка, ата – ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң  Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз.. Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә, үз ана телендә сөйләшергә тиешбез. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен кеше үзенең туган җирен, туган телен онытмасын иде.

Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.

 Җир астыннан тарих серен табар телем...

Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.

Телне тешләп канатырлык сабыр телем...

Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.

Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.

Табындагы икмәгем күк телем-телем.

Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...

Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.

Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.

Сине саклап калыр өчен, күпме белем

Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген... /Л.Шагыйрьҗан/