Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Милли киемнәр- халкыбызның күңел җәүһәрләре

Татар халкы элек- электән матур итеп киенергә яраткан.  Шуңа күрә татар хатын- кызлары матур итеп киемнәр теккән, аларга төрле рәсемнәр төшергән, чигү чиккән, бәйләгән. Алар матурлыкка омтылган.  Без дә бүген “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән татар халкына хас булган әлеге сыйфатларны тәрбияләү максатыннан “Милли киемнәр- халкыбызның күңел җәүһәрләре” дигән темага сөйләшү, фикер алышу үткәрдек. Балаларга түбәтәй, калфак, күлмәк, камзул, билбау, читек һәм бизәнү әйберләре турында мәгълүмат бирелде. Бу киемнәрнең бүген дә сәхнәләрдә киелүе, көннән- көн матурлануы турында әйтелде. Соңыннан әлеге тема буенча сорау- табышмаклар әйтелде.  Балалар белән бу темага сөйләшү файдалы булды. Алар киләчәктә татар халкының милли киемнәрен, йолаларын сакларга сүз бирделәр. Барлыгы 22 бала

 

Татарский народ издавна любил красиво одеваться. Поэтому татарские женщины красиво шили одежду, рисовали на ней различные рисунки, вышивали, вязали. Они стремились к красоте. Сегодня мы с детьми, посещающими детский сад “Шатлык”, провели беседу на тему “Национальная одежда - это украшение души нашего народа”. Детям рассказали о тюбетейках, калфаках, платьях, камзолах, поясах, юбках и украшениях. Было сказано, что эти костюмы и сегодня носят на сценах и с каждым днем становятся все красивее. Затем были заданы вопросы - загадки по данной теме. Полезно было поговорить с детьми на эту тему. Они пообещали в будущем сохранить национальную одежду и традиции татарского народа.