Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

библиографик дәрес

10 февраль көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова урта мәктәп укучылары белән библиографик дәрес үткәрде.

Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда тематик картотекалар ә кирәкле әдәбиятне дөрес куллануда библиографик картотекалар ярдәм итүен аңлатты.Тема буенча табылган һәр китапка,журнал яки газета мәкаләсенә аерым карточка төзелүен, аңа авторның фамилиясе,инициаллары (китапның)мәкаләнең тулы исеме,басылу урыны,елы һәм бите,журнал һәм газета мәкаләләре өчен газета һәм журналларның исеме,номеры,чыккан елы,ае,көне дә күрсәтелүен,әлеге карточкалар системага салынып авторлары буенча алфавит тәртибендә урнаштылуын аңлатты.