Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

“Мин кышны яратам”

   Яңа ел һәр кешенең көтеп алган бәйрәме,яше ,карты аның сихри көченә ,серлелегенә ышана.Яңа елга яңа эшләр,хәерле гамәлләр өмет итеп керә.Бу елда шулай өметләребезне аклап хәерлесе белән килсен дип телибез.

6гыйнвар конне –Купка авылы китапханәчесе каникулга төрле шәһәрләрдән кунакка кайткан балалар өчен “Мин кышны яратам”-дигән чыршы бәйрәме үткәрде.Балалар чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм “флешмоб”белән тәмамланды.