Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханәгә теркәлү көне

Яңа ел каникулларында һәрбер бала китапханәгә килергә омтыла,чөнки яңа елда һәр укучы китапханәдә кабат теркәлү үтә.Бу мизгелне китапханәче апалары балаларның күңелләрендә якты истәлек булып калсын дип бик кызыклы һәм оста итеп оештыра.Һәрбер бала билгеле бер тәртип  саны язылган кәгазъне уен савытыннан ала  ничәнче сан эләксә ,укучы шул сан буенча теркәлү үтә.Теркәлү үткән һәр 10 нчы бала бүләккә лаек була.

Китапханәгә бар кеше дә бер көнне килә алмый,шуңа бүген килүчеләр арасында узган елның иң актив укучыларның берсе 3 сыйныф укучысы Закиров Әнис аерым бүләк иясе булды.Әнис ул бик тырыш ,үҗәт укучылардан санала.Ел тәүлеге ул китапханәгә йөри,җәйге каникул чорында ул бигрәк тә күп укып калырга тырыша.Шуңа күрә башка укучылар бик тырышсалар да Әнисне куып җитә алмыйлар.

Кыскасы китапханәгә килүчеләр көннәрен кызыклы һәм файдалы үткәрделәр.