Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

Китапларны бергә саклыйк

Тәрбия сәгате:”Китапларны бергә саклыйк”

Купка авылы китапханәчесе 28 август көнне “Ромашка” балалар бакчасында “Китапларны бергә саклыйк”-дигән тәрбия сәгате уздырды.Китапханәче балаларга кечкенәдән үк китапларны саклап тотарга,битләрен ертмаска,бөкләмәскә,пычырак кул кул белән томаска,китаптан төрле рәсемнәрне кисеп алмаска кирәклеге турында аңлатты.Аннан соң балалар белән китаплар укып, табышмак әйтештек һәм соңыннан төрле уеннар уйнадык.