Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

3 гыйнвар- Тау шуарга бару

Алда озын каникуллар .Каникулда туйганчы йокларга,дуслар белән саф һавада йөреп,чана-чаңгыда шуарга,китапханәгә барырга һәм башка бик күп гамәлләргә өлгерергә була.Иң мөһиме –телевизор каршында гына утырмаска ә яңа кичерешләр алырга.

“Иске клуб”урынына ел саен авыл халкы тирә-юнънән кар ташып шугалак,тауясыйлар.Карлар эреп беткәнче шугалак буш тормый.Иртәдән кичкә кадәр:олысы да,кечесе дә,студентлар да шушында ашыгалар,әби-бабайлар да үзләренең оныкларын алып киләләр.Урамда шуу өчен һава торышы да булыша.Бу шөгыль сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы һәм һәркем моннан өйгә күтәренке күңел белән кайтып китә.

Менә без дә 3 гыйнвар көнне киң катлам укучылар белән тау шуарга бардык .