Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

Бәби көтәбез –ӘНИ булабыз

1 март көнне Купка авыл китапханәсендә булачак дүрт яшь әни белән “Бәби көтәбез –ӘНИ булабыз” дигән кичә үтте.Болар арасында үзе дә өченче бәбиен көтүче авылыбыз фельдшеры Назмиева Гөлзия дә бар иде,ул кичәне “Сәламәтлек” турында күргәзмә белән ачып җибәрде һәм бишек җырларыннан торган кинодәрес карадылар.Булачак әниләр үзләрен кызыксындырган сораулар бн ураклаштылар,бигрәк тә бәби төрү,яшь әниләргә файдалы булган физик күнегүләр өстендә шөгельләнделәр.Кичә төрле уеннар белән үрелеп барды.Шул уңайдан “Бөек Җиңүнең 75 еллык”, “ТАССРның 100 еллык”, “Кукмара районы оешуга 90ел”уңаеннан да күргәзмәләр бн якыннан танышу булды.Кичәне булачак әниләр тәмле чәй өстәле артында файдалы киңәшләре белән уртаклашып дәвам иттеләр.