Трышская сельская библиотека - филиал № 37

“Без –бердәм, тату гаилә”

“Без –бердәм, тату гаилә” исем астында гаиләрнең өйләренә бардым. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә ул иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан,бер-берсе турында кайгыртучанлык кешеләр яши.Авылыбызда пар канатлы,гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы гаиләләр күп.Шуларның берсе Аглямзяновлар гаиләсе. Гаиләдә 3 бала тәрбиялиләр. Әниләрен хөрмәтләп торалар. Китапханәдә бик актив китап укучылар. Мин алар белән “Без- бердәм,тату гаилә” исемле әңгәм кордык.