Трышская сельская библиотека - филиал № 37

Мендәр тутыру йоласы

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Республикабызда татар халкының мәдәниятен торгызу, саклау һәм киләчәк буынга тарату максатыннан күп чаралар үткәрелә. Трыш авылы клубы белән берлектә китапханәче авылыбыз сәхнәсендә әби-бабаларыбыздан калган, инде онытылып барган матур йолаларның берсе – “Мендәр тутыру йоласы” күрсәтте. Татар халкының бу күңелле йоласын сайлау да юктан гына булмады. Безнең Тырыш авылында элек-электән каз асрау белән шөгыльләнделәр. Бу йорт кошын тотмаган хуҗалыклар әз булгандыр. Авыл казлар тавышыннан гөрләп тора иде. Мәшәкате күп булса да,каз асрау отышлы шөгыль.Аның ите,эче-башы,мае,мамык-каурые – һәр кайсына сорау бар.Аннан,каз сую үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Көннәр суытып җибәргәч,һәр хуҗалыкта каз өмәләре үткәрелә.Ит түшкәләрен урнаштырып,бераз хәл алгач,казның мамыгын сыдырыр өчен  өмә җыеп мендәрләр ясала иде. Хәзерге вакытта бу йола инде онытылып бара.

“Мендәр тутыру йоласы” хуҗабикәнең сандыктагы бирнәләрне барлау күренеше белән башланып китте. Мендәр әзерләү буенча күршесе төпле киңәшләрен бирде, өмәгә авыл кызларын чакырдылар. “Каз канаты” җырын акрын гына көйли-көйли, тәҗрибәле апалар өйрәткәнчә, кызлар каз каурыен пөхтә генә итеп сызырып әзерләделәр.Шулай итеп мендәр тутыру өчен мамык әзерләнде. Кызлар мендәр тутырган арада җырлап та алдылар,кызыклы такмаклар әйтештеләр, матур мизгелләрне искә алдылар. Йола барышында  “Канат йөртеш”, “Табалы” уеннары күрсәтелде. Мендәртутырганда кызлар теләкләрен теләп мамык салалар. Мендәр тутыру йоласының тагын бер матур өлеше булып  елга буена каурый сибү тора. Уңга-сулга сипкән вакытта “Киләсе елга каз бәбкәләре тагын да күбрәк булсын” дигән теләкләр әйтелгән.

Безнең халыкта борынгыдан калган матур гадәт бу – йортта кызы яки кыз оныгы булган кешенең пар мендәре һәрвакыт әзер торырга тиеш. Кулдан тегеп куйган мендәр сүрүләре, чиккән мендәр тышлары алдан ук әзерләп куела. Каз мамыгы мендәренә ятып йоклау да тәнгә сихәт, шифа бирә. Элекке заманнардан ук урын-җиргә карап хуҗаларның муллыкта яшәвен күзалларга булган. Түрдә тышлыклары матур итеп чиккән, каз мамыгы тутырылган чиста, матур мендәрләр хуҗабикәнең уңганлыгын да күрсәтеп торган.

Барлык шушы мәгълүмат аңлаешлы һәм күңелле рәвештә сәхнә аша тамашачыга җиткерелде.  Барыбыз да халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен истә тотып, саклап һәм буыннан-буынга күчереп баруда үзебезнең өлешебезне кертергә тиешбез дигән теләктә калдык.