Трышская сельская библиотека - филиал № 37

“Бергә булыйк,бердәм булыйк”

Трыш авылы китапханәсендә 1-7 сыйныф укучылар белән бердәмлек көненә рәсем “Бергә булыйк,бердәм булыйк” ясадык. Ясаган рәсемнәр буенча конкурс оештырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлыгы 12 укучы катнашты.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-
гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык.