Трышская сельская библиотека - филиал № 37

“Балачак илендә”

Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, китапханә гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы.

1 июнь 2021 ел.

Трыш авылы китапханәче 1июнь көнне Яңа Сәрдек авылында балалар белән “Балачак илендә” уйнадык: “Биш парлы”, “үрдәк атыш”, “чүлмәк вату”, “тауга йөгереп менү”, “таяк тартыш”. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Барлыгы 23 бала катнашты. Балалар белән китаплар укыдык һәм өйгә китаплар бирелде.