“Күңелле балачак”
Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, китапханә гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы.
Трыш авылы китапханәчесе 2 июнь көнне балалар белән “Күңелле балачак” исем астында кичә үткәрде. Балалар белән табигатьтә төрле уеннар, ярышлар уйнадык. Барлыгы 16 бала катнашты. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.