Трышская сельская библиотека - филиал № 37

Кичә “Җиңү көне җиңел бирелмәде”

Трыш авылы китапханәсендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тыл
ветераннары белән очрашу үткәрелде. Кичә “Җиңү көне җиңел бирелмәде”
исем астында үтте. Тыл ветераннары Харрасов Накип, Гузаеров Нурфәт,
Аглямзянов Нурган,сугыш ветеранның улы Салахов Магьфүр абыйлар
чакырылды. 1-4 сыйныф укучылары катнашты, барлыгы 16 укучы. Тыл
ветераннары сугыш чорында эшләгән авыр вакытларын сөйләделәр.
Укучыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр. Безнең барыбызың да теләге
бер: дөньялар тыныч,киләчәгебез якты булсын дигән теләктә калабыз. Чәй
өстәле артында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.