Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

Муса Җәлил, Муса Җәлил — Халкыбыз каһарманы! Үлемсез аның исеме, Мәңгелек аның даны!

Җәлил-татар халкының горурлыгы,йөз аклыгы һәм намусы.Болай гына да түгел,Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши.Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.М.Җәлилнең тормыш юлы,гаиләсе белән таныштырып киттем.Балалар өчен язган шигырьләре укылды."Кызыл ромашкалар" һәм "Күрсәт, әле "шигырен җырлап-биеп,хәрәкәтләр белән сәхнәләштерелде.Укучылар үзләренә файдалы мәгълумәт алдылар.Китап күргәзмәсе оештырылды,шигырьләренә рәсемнәр ясалды.Ахырдан барыбыз бергә "Җырларым" җырын башкардык.