Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Нәүрүз" бәйрәме күңелле үтте.

18 мартта Тукай авылы халкы Россия Президентын сайлауларда актив катнашты.Иртәдән үк Мәдәният йортында матур музыка яңгырап торды.Шул ук көнне авылыбызда "Нәүрүз" бәйрәмен дә үткәрдек.Мәдәният йорты иртәдән халык белән шыгрым тулы иде.Башта килгән халык сайлауларда катнаштылар,аннан чыккан һәр кешене чәй табынына чакырдык.Мифтахова Фәридәнең пешергән коймагыннан авыз иттеләр.Бәйрәмне китапханәче Люция Самат кызы белән мәдәният хезмәткәре Нәкия Зариф кызы алып барды.Бәйрәм төрле уеннар белән үрелеп барды.Уеннарда олысы да,кечесе дә бик теләп катнаштылар.Чират Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашуына килеп җиткәч,бигрәк күңелле булды.Бәйрәм беткәч тә,халыкның өйләренә тараласы килмәде.