Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Җиңү көне!"

Бүген,ягъни 9 нчы май көнне Тукай авылы китапханәсе һәм Тукай авылы клубы белән берлектә сугышта һәлак булган , сугышта катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә митинг узды.Митинг РФ һәм РТ гимннары белән башланып китте,килгән  кунакларны җирле үзидарә вәкиле,авылыбыз хазрәте,ветеран-укытучы Нигматуллин А.Н.  бәйрәм белән котлады. Бәйрәмдә китапханәче һәм укучылар   сугыш турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар янгырады.Бөек Ватан сугышында һаләк булганнарны бер минут тынлык белән искә алу булды. Митинг үткәннән соң барлык катнашучылар Солдат боткасы һәм самовар чәеннән авыз иттеләр.