Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

Ветеранга кунакка

Тукай авылы китапханәсе "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылды. 9 май - ул өлкән буынның күз яшьләре, ачлык ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без бүгенге буын, Җиңү көнен якынайткан авылдашларыбыз ны бервакытта да онытмаска, аларны һәрвакыт кайгыртып торырга тиеш.
Авылыбызда тыл һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанова Фагыйлә Зиннәт кызы яши. Бүген Ким авылы җирлеге башлыгы Синчугов В. В., Тукай авылы клубы җитәкчесе Ахметова А. Р. Һәм китапханәче Сагдеева Г. К. Фагыйлә апага илебез һәм районыбыз башлыгы исеменнән Җиңү бәйрәме белән котлап бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Фагыйлә апага алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык, тыныч-матур тормыш телибез