Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Без - Тукайлы халык"

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.
Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора.
Шул уңайдан Тукай авылы китапханәсендә бөек шагыйребезнен тормыш юлы, иҗатына багышланган "Без - Тукайлы халык"дигән исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Шагырьнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.