Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Чернобыль ..."

1986 елның 26 апрелендә кешелек дөньясы зур куркыныч фаҗига кичерде: Чернобыль атом электростанциясе шартлады. Бу техноген һәлакәт үзенең күләме һәм фаҗигале нәтиҗләре буенча җир шары тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге коточкыч казадан зыян күрде. Күпләре гомерләре буе яшәгән туган якларын, җыйган дөньяларын ташлап китәргә мәҗбүр булдылар.

Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарның инде күбесе якты дөньяда юк. Аларны радиация дигән каһәрле дошман вакытыннан алда бакыйлыкка алып китте.

 Безнең Тукай авылында Чернобыль фаҗигасен ликвидацияләүдә катнашкан Сагдеев Фәнис Исламгали улы яши.

Тукай авылы китапханәсендә Чернобыль фаҗигасенә багышланган мәгълүмати стенд төзелде. Стендта фаҗиганең  сәбәпләре, тарихы, табигать, кеше, хайваннар, су күргән зыян турында танышырга мөмкин.