Энтугановская сельская библиотека - филиал № 43

"Кошкайларым якын дускайларым"

1 апрель- халыкара кошлар кене. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларакта билгеләп үтелә.

1 апрель көнне безнең Янтуган мәктәбендәдә укучылар белән "Кошкайларым якын дускайларым!" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты- кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү иде.

5 нче сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар. Әдәби викторина сорауларынада бик теләп җавап бирделәр. Алар үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр.