Центральная детская библиотека

“Җилфер-җилфер җил исә...”

15 июнь – Бөтендөнья җил көне. Бу бәйрәмнең асылы –  җил энергиясен җитәрлек файдаланмау проблемасын күтәрү. Чөнки җил энергиясен кулланганда табигатькә зыян азрак килә.

Җил турында әлеге һәм башка мәгълүматлар 13 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Җилфер-җилфер җил исә...”  танып-белү сәгатендә сөйләнелде.  Әлеге чарада  “Балтач нуры” мәчете каршында эшләп килүче җәйге лагерьга йөрүче балалар җил турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, “Кем  көймәсе тиз йөзә?”, “Шарны җиргә төшермә”, “Каурый оча җилләрдә” уеннарын  уйнадылар,  кәгазьдән җилпәзә ясадылар, җил ясаучы җиһазлар турында мультфильмнар карадылар.