Центральная детская библиотека

«Я люблю тебя, моя Россия!»

11 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Я люблю тебя, моя Россия!» дип аталган патриотик сәгатьләр үтте. Балтач урта мәктәбенең “Крепыш” лагерына йөрүче балалар, ике төркемгә бүленеп, әлеге чарада катнаштылар. Укучыларга бәйрәмнең асылы, барлыкка килү тарихы, Россиянең дәүләт символлары, илебездә яшәүче төрле милләтләр турында мәгълүматлар бирелде. Балалар, бик зур кызыксыну белән, ребуслар чишеп, Россиянең рәсми булмаган символларын таптылар. Халык, автор  көйләрен танып белүдә һәм кызыклы викторина сорауларына җавап эзләүдә дә дөрес җаваплары белән катнашучылар үзләрен патриот итеп күрсәттеләр.