Центральная детская библиотека

“Һөнәрләр әлифбасы” (“Азбука профессий”)

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Һәр һөнәр  – кирәкле, һәр һөнәр – мактаулы. Эшне теләп, күңел биреп башкарырга гына кирәк һәм ул теләгән матур нәтиҗәләр белән сөендерәчәк.    

10 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Һөнәрләр әлифбасы” (“Азбука профессий”) дип аталган эшлекле уен үткәрелде. Чарага Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Ике отрядка бүленеп килгән укучыларга  “һөнәр”, “һөнәр иясе” сүзләренең асылы аңлатылды. Кунаклар “Китапханә”, “Тегү ательесы”, “Чәчтарашханә”, “Театр мәктәбе” , “Хастаханә”  кебек тукталышларда китапханәче, тегүче, чәчтараш, режиссер, табиб кебек һөнәр ияләре турында мәгълүматлар тыңладылар. Балалар үзләре дә һәрбер тукталышта җаваплы эшләрне башкарып карадылар.