“Мир детства”
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, Үзәк ял паркында “Семейные выходные” мероприятиеләр циклы кысаларында, “Мир детства” дип аталган бәйрәм чарасы узды. Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре биредә сабыйлар өчен «Балачак – шатланыр чак» («Детство – это радость, смех и счастье») дип аталган бәйрәм программасын тәкъдим иттеләр. Катнашучылар төрле хәрәкәтле уеннарда көч сынашып, бүләкләр алдылар.