Центральная детская библиотека

«Как вечно Пушкинское слово»

6 июнь – бөтен дөньяда Рус теле көне, Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан,  үзәк “Балтач” ял паркында Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче укучылар өчен «Как вечно Пушкинское слово»  дип аталган библио-квест үткәрелде.  Балалар төрле “Рифмоплеты”, “Золотая рыбка”, “Сказочная”, “Смекалистые”, “Герои” станцияләрендә йөреп, Пушкинның иҗатына кагылышлы биремнәр үтәделәр. Катнашучылар үзләрен рус телен оста белүчеләр һәм А.С.Пушкин иҗатын яратучылар итеп күрсәтә алдылар.Чара азагында балалар флешмобта катнаштылар.