Центральная детская библиотека

“Мурзилке” – 100 лет”

Ай саен чыгып баручы «Мурзилка» балалар журналы яшь укучыларны 100 ел буе сөендерә. Аның беренче саны 1924 елның маенда чыга.

Башлангыч чорда Мурзилка исемле көчек яңа балалар журналының төп герое булса, 1937 елда рәссам Аминадав Каневский барысына да билгеле булган Мурзилканы уйлап таба: фотоаппаратлы, кызыл беретлы һәм шарфлы сары йонлы герой була ул.

 

Бу күңелле, игелекле, кызыксынучан җан иясе журнал укучыларының чын дусты булып китә. «Мурзилка» журналы даими дөнья күрә, аның чыгарылышы хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да туктатылмый.

Самуил Маршак, Сергей Михалков, Агния Барто, Борис Заходер, Николай Носов кебек танылган язучылар журнал белән хезмәттәшлек итәләр.

Журнал битләрендә балаларның мәктәп фәннәре буенча белемнәрен тирәнәйтүче, танып белүне киңәйтүче материаллар басылып килә.

Балтач Үзәк балалар китапханәсе китап укучылары да “Мурзилка”  журналын бик яраталар.

28 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе үзенең язылучыларына “Мурзилке” – 100 лет”  онлайн видеоролигын тәкъдим итте.