Центральная детская библиотека

«Китапның озын юлы» ( «От буквы к книге»)

Китап – мөгаллим, китап – киңәшче, китап – сердәш. Китап кешегә бик күп нәрсә хакында сөйли, әмма аның басылып чыкканчы, нинди юл үтүен без күрмибез.

Славян язуы һәм мәдәнияте көнен каршылап,  20 май көнне 3нче номерлы балалар бакчасының уртанчы һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган «Китапның озын юлы» ( «От буквы к книге») дип исемләнгән танып белүле-уенлы дәрестә катнаштылар.  Әлеге чара сабыйларга китап турында бик күп мәгълүмат җиткерде. Алар борынгы язулар, беренче  китаплар хакында, хәзерге заманда китапның ничек барлыкка килүе турында белделәр. Катнашучылар "Хатаны тап", "Геройның дусты кем?", "Әкият юллары буенча" кебек уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар.