Центральная детская библиотека

«Декупаж на спиле»

Гади, матур һәм артык чыгымнарсыз кул эше ясарга уйласаң, декупаж техникасы белән савыт-саба, мебель, бизәнү әйберләре, тагын әллә ниләр бизәргә мөмкин. Ә менә декупажны агачның аркылы кисеменә төшерсәң, ул бигрәк тә үзенчәлекле. Әлбәттә, бу  эш тә  осталык, сабырлык таләп итә.

2024 ел – Гаилә елы кысаларында, 17 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Декупаж на спиле» иҗади остаханәсе эшләде. Китап укучы Генанова Алиянаның әнисе Әлфия Ринат кызы чарада катнашучыларны декупаж серләренә төшендерде. Каен агачының аркылы кисеменә төшерелгән  рәсемнәр өйне дә бизиләр, кул җылысы кергән менә дигән бүләк тә!