Центральная детская библиотека

“Бәхет канатларында”

Гаилә кеше тормышында бик зур урын алып тора. Без гаиләдә үсәбез, анда тәрбия алабыз, әдәп-әхлак кагыйдәләренә төшенәбез, эшкә өйрәнәбез. Кайгы-борчуларыбызны, сөенеч-шатлыкларыбызны гаиләдә уртага салып бүлешәбез.

15 май – матур да, мәгънәле дә бәйрәм – Халыкара гаиләләр көне. Бу көнне  4нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә  йөрүче балалар, аларның әниләре,  дәү әниләре Балтач Үзәк балалар китапханәсенә “Бәхет канатларында” дип аталган бәйрәмгә кунакка килделәр.

Чарада балалар якыннарына  бүләк итеп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, “Кемнең күзләре икән?” шаян уенын уйнадылар.

Кешеләрдә булган матур сыйфатларның балалар күңеленә кечкенәдән, гаиләдә салынуын истә тотып, Ландыш Гарәфиева, “Эковесна” проекты кысаларында, сулыкларны сакларга чакырды, ул тәкъдим иткән уенда сабыйлар эчемлекләрнең төрләрен танып әйттеләр.

Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән китаплы уеннар, Карлсонның “Баллы уен”ы, сәхнәләштерелгән мәзәкләр бәйләме ике буынны тагын да берләштереп, тапкырлыкларны, өлгерлекләрне сынады.