Центральная детская библиотека

«Кечкенә бал кортының зур серләре» («Здоровье на крыльях пчелы»)

Салкын тиеп авырып китсәк, әниләребез  безне бал белән дәвалый. «Балда йөз төрле сихәт бар», – диләр бит. Ә бу балны җитештерүче бал кортлары ничек яшиләр, ничек үрчиләр, кешеләргә тагын нинди файда китерәләр соң? Бу тема барыбызда да кызыксыну уята...  Менә шушы кызыксынуларыбызны истә тотып, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 6 нчы май көнне «Кечкенә бал кортының зур серләре» («Здоровье на крыльях пчелы») дип исемләнгән экологик дәрес узды. Дәрестә Балтач урта мәктәбенең 2 -  Б сыйныфы укучылары катнашты. Китапханәче китап укучыларга уңган-булган, тырыш бал кортлары турында сөйләде: бал кортлары ничек  умартада яшиләр, бал җитештерәләр, кышлыйлар һ.б. Балалар бал кортлары турында мәкальләр, табышмакларны искә төшерделәр, тырыш бөҗәкләр турында легенда тыңладылар. Кичә ахырында балалар шуны ачыклады:  табигатьтә барсы да бер-берсенә бәйләнгән, бал кортларын саклап, без табигатебезне саклыйбыз икән бит!