Центральная детская библиотека

Хәтерлибез! Горурланабыз!

Ватанга мәхәббәт, патриотизм нигезләре салыну гаиләдән башлана. Гаилә балалар күңелендә туган ил тарихына, мирасына хөрмәт кенә түгел, ә киләчәге өчен җаваплылык та тәрбияли, аңа булган мәхәббәтне аңлы һәм тирән итә.

Балтач Үзәк балалар китапханәсе китап укучылары да кечкенәдән Туган ил, Ватан турында китаплар укып, шигырьләр, җырлар өйрәнеп, рәсемнәр ясап үсәләр. Әти-әниләр дә бу матур башлангычларда олы терәк. Шундый матур гаиләләрнең берсе – Илназ һәм Гөлгенә Габдрахмановлар гаиләсе. Балалары – Камил белән Мәрьям сабый чакларыннан китапка якынаеп, Ватан, Туган ил, Туган җир төшенчәләренең асылын аңлап үсеп киләләр. Олы бәйрәм  - Җиңү көне белән котлап алар язылучыларга шигъри бәйләм бүләк итте.