Центральная детская библиотека

“Гел янәшә атлар сүзләр ТАТАР, ТУКАЙ, БАЛАЧАК”

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын өлкән буынга гына түгел, ә нәни дусларына да багышлый. Аның балалар өчен язылган мәсәлләрендә, әкиятләрендә сабак, нәсыйхәт ята.

27 апрель көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Балтач Үзәк мәчете каршында эшләп килүче “Әс-сәләм” тәрбия үзәгенә йөрүче сабыйлар өчен “Гел янәшә атлар сүзләр ТАТАР, ТУКАЙ, БАЛАЧАК” дип аталган әдәби  иртә үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга Габдулла Тукайның тормыш юлы турында мәгълүмат бирделәр. Алар һәм китап укучы бала катнашында Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” дип аталган шигыре сәхнәләштереп күрсәтелде. Бөек шагыйрьнең балалар тарафыннан сөйләнгән шигырьләре бәйрәмне тагын да бизәделәр.