Центральная детская библиотека

“Галәм – безнең өчен табышмак”

12 апрель – Космонавтика көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Галәм – безнең өчен табышмак”  дип аталган танып белү дәресе үткәрелде. Бу көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе  планетарийга охшатып бизәлгән иде. Килгән кунакларны  – Балтач урта мәктәбенең 1-А сыйныфы укучыларын космонавтлар булып киенгән китапханәчеләр каршы алды. Планетарийда Кояш системасына кергән планеталар турында мәгълүмат сөйләнде. Укучылар 2023 елның 30 июлендә Россия косманавты Андрей Федяев белән сөйләшүдә катнашкан Балтач укучылары белән видеоязма карадылар. Чарада катнашучылар космонавтикага багышланган шигырьләр сөйләделәр, төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Бергәләп “Незнайка на Луне” мультфильмын карау да аларга бик ошады.