«Книжный дождь из новых книг»
Тышта – язгы ләйсән яңгыр, ә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә яңа китаплар яңгыры ява! Берсеннән-берсе матур, зәвыклы да, эчтәлекле дә үзләре. Күп белергә теләгән балалар өчен менә дигән бүләк, сюрприз алар! 8 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе үзенең хөрмәтле язылучыларына «Книжный дождь из новых книг» дип аталган онлайн күзәтү тәкъдим итте.