Центральная детская библиотека

«Мир знаний открывает тайны…»

11 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә «Мир знаний открывает тайны…»  интеллектуаль уенын үткәрделәр. 10 Б сыйныфы укучылары кешелек тарихында билгеле ачышлар, уйлап табулары белән яшүсмер чакта ук танылу алган галимнәр турында мәгълүматлар тыңладылар. Катнашучылар  “Хочу всё знать” уенында үсемлекләр, хайваннар һәм су асты дөньясы, техника буенча сорауларга җавап биреп, төпле белемнәрен күрсәттеләр.