Центральная детская библиотека

“Сәламәтлек иленә сәяхәт”

Сәламәтлек – иң зур байлык. Сабый чактан ук сәламәтлекне саклау бик мөһим.

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан  3 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрелде.

Чарада Балтач гимназиясенең 1-А сыйныфы укучылары катнашты. Балалар “өстән аска” принцибы буенча, ягъни баштан башлап аякларга кадәр файдалы күнегүләр ясадылар. Төрле кызыклы уеннар да балаларга бик ошады. Шундый уеннарның берсе – “Табиб” китаплар” уены китапларның да дәвалавын дәлилләде.