Центральная детская библиотека

“Остров Читалия”

Пиратлар турында китаплардан укып, мультфильмнардан карап беләбез, алар, күбесенчә,   явыз, куркынычлар. Ә Балтач Үзәк балалар китапханәсенә кунакка килгән Джо исемле пират бер дә андый түгел. Ул  күпне белә, хәтере яхшы, ягымлы да.

30 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Остров Читалия” дип аталган китаплы круиз оештырылды. Катнашучылар, Джога ияреп, китаплы океан буйлап сәяхәткә чыктылар. Белемле Джо балаларны яңа китаплар белән дә таныштырды, кызыклы викторина сорауларын биреп, белемнәрен дә сынады.